«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе балалар бакчалары төзелешенә карата уңай бәяләмәле карарлар бирде

2018 елның 16 октябре, сишәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан өч мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелешенә карата проект һәм смета документларына экспертиза үткәрелде. Экспертиза нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмәле карарлар бирелде.

Лаеш муниципаль районының Усад авылында урнашкан 260 урынлы, Яр Чаллы шәһәрендә «Замелекесье» торак районының 22 нче микрорайонында – 220 урынлы, Казан шәһәренең Яруллин урамында – 120 урынлы балалар бакчалары барлыкка киләчәк.

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

______________

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең төзелеше республика программасы кысаларында бара, ул Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә 2010 елдан бирле уңышлы итеп гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International