Төзелештә бәя кую

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ Татарстан Республикасының төзелештә бәя кую мәсьәләләре буенча эксперт үзәге  булып тора һәм күптөрле хезмәтләр күрсәтә:

  • капиталь төзелеш объектларының төзелеш, тергезү, капиталь ремонтлау һәм мәдәни мирас объектларын төзекләндерү буенча смета бәясен тикшерү;
  • материаллар, конструкцияләр, эшләнмәләр әзерләү бәясен тикшерү;
  • машиналарны, механизмнарны һәм автотранспорт чараларын эксплуатацияләү буенча смета бәясен тикшерү;
  • проект һәм эзләнү эшләренең смета бәясен тикшерү;
  • матди, техник, хезмәт ресурсларының һәм җиһазларының бәясен мониторинглау, материаллар, эшләнмәләр һәм конструкцияләр бәясен кертү һәм аларны төзелештә бәяләр билгеләүнең Федераль дәүләт мәгълүмат системасына (ФГИС ЦС) кертү;
  • төзелештә бәя кую һәм сметаны нормалаштыру мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрү;
  • бәя кую һәм сметаны нормалаштыру мәсьәләләре буенча семинарлар, курслар һәм вебинарлар оештыру;
  • проект документациясенә дәүләт экспертизасы үткәрү процедурасында катлаулы мәсьәләләрне аңлату һәм фикер алышу өчен заказчылар һәм проектлаучылар белән техник киңәшмәләр үткәрү. Фикер алышулар видеокоференция режимында уза. Бәхәсле мәсьәләләр буенча нигезләү нормативлары һәм документлар бирелә. Техник совет нәтиҗәләре буенча, гариза бирүчеләр карар һәм үтәү вакыты белән протокол бирәләр..

Хезмәт күрсәтелүне алу өчен берничә гади адым:

АДЫМ 1: ФОРМАЛАР БУЕНЧА ДОКУМЕНТЛАР ӘЗЕРЛӘРГӘ. ДОКУМЕНТЛАР ШАБЛОННАРЫ

АДЫМ 2: ШАРТНАМӘ ТӨЗҮ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ӨЧЕН ТҮЛӘҮ

АДЫМ 3: НӘТИҖӘНЕ АЛУ

Соңгы яңарту: 2024 елның 22 марты, 13:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International