Җылылык-визион тикшерү ысулы төрле төзелеш конструкцияләре, җайланмалары өчен, җылылык изоляциясе бозылуы белән бәйле җылылык югалтуларын билгеләү, шулай ук тикшерелә торган конструкциядә температураның билгеләнгән нормага туры килүе максаты белән, объектларны төзү һәм эксплуатацияләү барышында үткәрелә.
Махсус прибор – тепловизор ярдәмендә тиешле әзерлек дәрәҗәсе булган махсус өйрәтелгән экспертлар тарафыннан үткәрелә.
Хезмәт күрсәтелүне алу өчен берничә гади адым:
АДЫМ 1: ФОРМАЛАР БУЕНЧА ДОКУМЕНТЛАР ӘЗЕРЛӘРГӘ. ДОКУМЕНТЛАР ШАБЛОННАРЫ
АДЫМ 2: ШАРТНАМӘ ТӨЗҮ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ӨЧЕН ТҮЛӘҮ
Документларны тапшырганнан соң, шартнамәне имзаларга һәм шартнамә шартлары нигезендә хезмәт өчен түләргә кирәк.
АДЫМ 3: НӘТИҖӘНЕ АЛУ
Хезмәт күрсәтелү вакыты шартнамә нигезендә индивидуаль рәвештә билгеләнә һәм төзелеш объектларының урнашу урыннарына, күләменә карап, 7дән алып 14 эш көненә кадәр вакытны тәшкил итә.
Безнең экспертларыбыз барлык хисап төрләре белән таныш һәм Сезгә контрольлек итүче органнарга тапшыру өчен теләсә нинди документларны әзерләргә ярдәм итәрләр.
АДЫМ 4: БЕЛЕМ АЛУ
Белем алу өчен гаризаны +7 (843) 253-75-49 телефоны аша яки info@proff-standart.ru электрон почтасы буенча бирергә мөмкин. Укуларны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 нче йорт.
Соңгы яңарту: 2023 елның 10 гыйнвары, 07:55