Тарификация һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге экспертиза

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә киң спектрлы хезмәтләр күрсәтә:

  • торак хезмәтләре өчен тарифларның экспертизасы һәм икътисади нигезләнеше;
  • тышкы төзекләндерү өлкәсендә хезмәт күрсәтелүгә карата тарифларның икътисади яктан нигезләнгән чыгымнарын исәпләү һәм тарифларга экспертиза үткәрү;
  • су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемаларын эшләү һәм актуальләштерү;
  • технологик экспертизаны үткәрү;
  • коммуналь хезмәтләрне куллану нормативларын исәпләү;
  • халыкка күрсәтелә торган башка хезмәтләргә карата тарифлар экспертизасын үткәрү.

Хезмәт күрсәтелүне алу өчен берничә гади адым:

АДЫМ 1: ФОРМАЛАР БУЕНЧА ДОКУМЕНТЛАР ӘЗЕРЛӘРГӘ. ДОКУМЕНТЛАР ШАБЛОННАРЫ

Мөрәҗәгать итүчеләр өчен гомуми мәгълүмати белешмә

Документлар

АДЫМ 2: ШАРТНАМӘ ТӨЗҮ ҺӘМ ХЕЗМӘТ ӨЧЕН ТҮЛӘҮ

Документларны тапшырганнан соң, шартнамәне имзаларга һәм шартнамә шартлары нигезендә хезмәт өчен түләргә кирәк.

Хезмәт күрсәтелү бәясе шартнамә нигезендә индивидуаль рәвештә билгеләнә.

АДЫМ 3: НӘТИҖӘНЕ АЛУ

Хезмәтне үткәрү вакыты шартнамә нигезендә индивидуаль рәвештә билгеләнә.

АДЫМ 4: БЕЛЕМ АЛУ

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ базасында «ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә төзелеш һәм ТКХ өлкәсендә 30дан артык һөнәр буенча белем бирү хезмәтләре күрсәтелә. Белем алу өчен гаризаны +7 (843) 253-75-49 телефоны аша яки info@proff-standart.ru электрон почтасы буенча бирергә мөмкин. Укуларны үткәрү урыны: «ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белем бирү үзәге («ПрофСтандарт»), Казан шәһ., Шуртыгин ур., 22 нче йорт.

Соңгы яңарту: 2021 елның 22 июле, 10:03

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International