«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ автомобиль юлларын ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча 68 бәяләмә бирде

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

«ТР төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ белгечләре автомобиль юллары инфраструктурасының 68 объекты буенча проект һәм смета документларына экспертиза үткәрделәр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Казан, Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Балтач, Бөгелмә, Буа, Биектау, Алабуга, Кама Тамагы, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Спас, Тәтеш, Тукай муниципаль районнарында автомобиль юлларын ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә карата уңай бәяләмәләр бирелде.

Бирелгән бәяләмәләр реестры (2019 елның октябрь ае)

Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International