Төзелеш конструкцияләрен тикшерү буенча таләпләр билгеләнгән

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

РФ төзелеш Министрлыгы архитектура-төзелеш яктан проектлаштыруга карата эш төрләренә кергән һәм дәүләти яки муниципаль милектә булган биналарның һәм корылмаларның төзелеш конструкцияләрен тикшерү буенча эшләр үзен-үзе җайга сала торган оешмаларның әгъзалары булып торган проект оешмалары тарафыннан үтәлергә тиеш дип аңлата.

«Капиталь төзелеш объектларының  проект документларын әзерләү, аларның төзелеше, реконструкциясе өчен инженерлык эзләнүләр турында» 2006 елның 19 гыйнварында чыккан 20 номерлы РФ Хөкүмәте Карары белән расланган Инженерлык эзләнүләрнең төрләр исемлеге нигезендә, «Биналар һәм корылмалар нигезләре төзелеш конструкцияләренең җирлек халәтен тикшерү» эшләр төре – инженерлык эзләнүләрнең махсус төре дип санала. 13-102-2003 номерлы КҖ биналарның һәм корылмаларның төзелеш конструкцияләрен тикшерү Кагыйдәләре нигезендә, тикшерү – тикшерү объектларының файдалану халәтен, яраклылыгын һәм эшкә сәләтлелеген характерлаучы һәм аларның алга таба файдалану мөмкинлеген яки торгызу һәм көчәйтү зарурлыгын билгеләүче контрольдәге параметрларның хакыйкый әһәмиятләрен билгеләү һәм бәяләү буенча чаралар комплексы.

«ГОСТ 31937-2011. Дәүләтара стандарт. Биналар һәм корылмалар. Техник халәтне мониторинглау кагыйдәләре» бинаның (корылманың) техник халәтен тикшерүне болай дип аңлата: бу тикшерү объектының эшкә сәләтлелеген характерлаучы һәм аның  алга таба файдалану, реконструкцияләү мөмкинлеген яки үз эченә җирлекләрнең үзлек үзгәрешен, деформацион ватык урыннарын, конструкцияләрнең кимчелекләрен ачыклауга һәм аларның факттагы сәләтен билгеләүгә карата нигез һәм төзелеш конструкцияләренең җирлеген тикшерүне керткән торгызу, көчәйтү, ремонтлау зарурлыгын билгеләүче контрольдәге параметрларның хакыйкый әһәмиятләрен билгеләү һәм бәяләү буенча чаралар комплексы. Шулай ук ГОСТның 4.5 пункты белән тиешле карарлар рәвешендәге тикшерү һәм биналар белән корылмаларның техник халәте буенча мониторинг нәтиҗәләрендә тикшерү яки мониторинг уздыру максатын гамәлгә ашыру буенча дәлилләнгән карарны кабул итү өчен җитәрлек мәгълүматлар булырга тиеш дип каралган.

Шул рәвешле, карарда булган тикшерү нәтиҗәләре биналарны һәм корылмаларны проектлаштыруга карата бирем әзерләү өчен тәүге мәгълүматлар булып тора һәм алар экспертизага җибәрелә торган проект документлары составында каралырга тиеш.

«Дәүләти яки муниципаль милектә булган җирләрне яисә җир кишәрлеген куллануга карата төзүче, техник заказ бирүче яки РФ Җир кодексы нигезендә рөхсәт алган зат белән төзелгән инженерлык эзләнүләрнең үтәлешенә кагылышлы килешүләр буенча эшләрнең үтәлүе турында» 2018 елның 20 июнендә чыккан 26459-ХМ/08 номерлы РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хаты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International