2018 елның июнь аенда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесенең белгечләре тарафыннан ТР Казан, Аксубай, Актаныш, Әлки, Кама Тамагы, Минзәлә, Мөслим, Саба, Спас муниципаль районнарында юл төзелеше инфраструктурасы объектларының проект һәм смета документларына тикшерү үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча проект документларының һәм инженерлык эзләнүләр нәтиҗәләренең техник регламент таләпләренә туры килүе һәм объектларның смета бәясен дөрес итеп билгеләнүе турында түбәндәге объектларга уңай бәяләмәле карарлар бирелде:
Мөрәҗәгать итүчеләр экспертиза үткәрү максаты белән gosekspertiza-rt.ru сайтының Шәхси кабинетында кабул ителү өчен чиратка языла һәм гариза тутыра, электрон рәвештә документлар тапшыра ала.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе белгечләре тарафыннан экспертизаны электрон рәвештә үткәргәндә теләсә нинди этапта ярдәм күрсәтелә. Моның өчен мөрәҗәгать итүчеләргә + 7 (843) 207-06-04 кайнар линия телефоны яки help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Электрон хезмәтләр буенча видеоаңлатма