2018 елның 27 мартында «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе
«Капиталь төзелеш объектларын проектлаштыру кысаларында җир кишәрлекләрен тапшыру үзенчәлекләре һәм аларны рәсмиләштерү» темасына семинар оештыра.
Әлеге чара җир мәсьәләләре һәм шәһәр төзелеше сәясәте буенча җирле үзидарә органнары, юридик бүлекләр белгечләренә, җирдән файдалану һәм биналар салу мәсьәләләре буенча шөгыльләнүче белгечләргә юнәлдерелгән.
Семинарда лекторлар булып «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе, Казан шәһәренең җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты, «Казан (Идел буе) Федераль университеты» югары һөнәри белем бирүнең федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе белгечләре чыгыш ясаячак.
Семинарда түбәндәге темалар каралачак:
Семинарда катнашып, Сез законнар базасы буенча мәгълүматны системалаштырасыз, биналар салу өчен кишәрлекләрне сатып алу стратегиясен һәм эшчәнлеген оптимальләштерергә өйрәнәсез, проект документларын әзерләү һәм рәсмиләштерү вакытын кыскартасыз, дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен җирнең резервта саклануы һәм алынуы белән бәйле булган хәвеф-хәтәрләрне киметәсез.
Укуның бәясе: төшке аш белән бер тыңлаучыга 3 900 сум тәшкил итә (ӨКС салынмый). Семинарның һәр катнашучысы материаллар комплекты алачак.
Семинарда катнашу заявкасын www.proff-standart.ru сайтында тутырырга яки info@proff-standart.ru электрон почтасына җибәрергә була.
Семинарны үткәрү урыны: «ПрофСтандарт» өстәмә һөнәри белем бирү автоном коммерцияле булмаган оешма, Казан шәһәре, Шуртыгина урамы, 22нче йорт.
Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 253-75-49, 272-65-60, info@proff-standart.ru.